Saturday 1st of August 2026 11:50:27 AM

Депутат күп балалы әтиләргә «Балалар тәрбияләгән өчен» бүләген булдырырга тәкъдим итте

«Гадел Россия» партиясе лидеры, Дума фракциясе башлыгы Сергей Миронов өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән әтиләр өчен, «Герой-Ана» исеменә тәңгәл китереп, «Балалар тәрбияләгән өчен» дәүләт бүләген гамәлгә куярга тәкъдим итте. Ул РИА Новости агентлыгына шулай дип белдерде, дип яза «Татар-информ».

Аның сүзләренчә, бала тәрбияләүдә әтиләрнең керткән өлеше аналарныкыннан ким түгел, ә нык гаилә ике җилкәдә тора. Сүз федераль дәрәҗәдәге бүләк турында бара, ул өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән, аларга белем биргән һәм әхлакый үсешен тәэмин иткән ир-атларга тапшырылачак. Парламентарий мондый чара күп балалы гаиләнең абруен күтәрәчәк дип ышана.

Миронов искәткәнчә, «Герой-Ана» исеме 2022 елда Президент указы белән торгызылды, һәм хәзер киләсе адымны ясарга — әтиләр бүләген закон нигезендә ныгытырга вакыт җитте. Бу җәмгыятьтә гаилә һәм балаларны тәрбияләү төп тормыш өстенлекләре булып торган уңышлы әти образы формалашуга ярдәм итәчәк. Өч, дүрт, биш бала тәрбияләгән ир-ат – чын герой, һәм ил сугыш кырында гына түгел, тыныч тормышта да үз геройларын белергә тиеш, дип нәтиҗә ясады ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.