Tuesday 15th of September 2026 06:53:45 PM

Татарстан табиблары 51 яшьлек хатын-кыздан кеше башы зурлыгындагы шеш алган

Республика клиник хастаханәсе хирурглары 51 яшьлек хатын-кыздан кеше башы зурлыгындагы гаять зур шеш алган.

Бу хакта “Татар-информ” клиниканың матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Түбән Камада яшәүче әлеге хатын-кыз бернинди сәбәпсез тән температурасы күтәрелүгә аптырап, табибларга мөрәҗәгать иткән. Анализлар алынып, тикшеренүләр үткәрелгәннән соң медикларда хатын-кызның аналык муенсасында яман шеш барлыкка килүенә, аның әле эчәкне дә зарарлавына шик төшкән. Шуңа күрә онкологлар сырхауны операциягә җибәрергә карар иткән

. РКБның 2 нче хирургия бүлеге белгечләре кеше башы кадәр шешны алуга 4 сәгать чамасы исраф иткән. Ул эренле шеш булып чыккан. Гәрчә онкомаркерлар һәм КТ аның яман шеш булуын күрсәтсә дә. Хәзерге вакытта хатын-кыз өендә инде, үзен әйбәт хис итә, дип билгеләп үткәннәр республика клиник хастаханәсендә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.