Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе мәгълүматлары буенча, узган ел кибет киштәләреннән 20 тоннадан артык сыйфатсыз һәм кеше сәламәтлеге өчен куркыныч булган азык-төлек продукциясе алынган.
Чагыштыру өчен, 2024 елда 29 тонна ризыкны юк итәргә туры килгән.
– Гомумән алганда, соңгы биш елда Татарстанда ризыкларның сыйфаты һәм куркынычсызлыгы Россия күрсәткечләре белән чагыштырганда, бер дәрәҗәдә тора.
Микробиологик күрсәткечләр буенча гигиена нормативларына кремлы кондитер эшләнмәләре (11 процент), балык һәм алардан ясалган продуктлар (10), сәүдә челтәрләре аша үз продукциясен сатучы цехларның һәм җәмәгать туклану предприятиеләренең кулинария эшләнмәләре (9), кош-корт һәм йомырка (8), ит һәм ит продуктлары (6), җәмәгать туклануында әзерләнгән ризыклар (5,7) туры килмәде, – диде журналистлар белән очрашуда Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Юлия Булатова.
2025 елда тикшерелгән товарлар арасында ялган (фальсификат) ризыклар исә 4,8 процентны тәшкил иткән.
Алар арасында ит (15 проба), сөт (43) һәм балык (4) продукцияләре, ипи-булка эшләнмәләре (3), шәраб (5) һәм балалар өчен әзерләнә торган ризыклар (1 проба) бар.
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
