Wednesday 25th of February 2026 02:37:07 PM

«Мәрхәмәт кулы»: социаль хезмәтнең ислам әдәпләренә нигезләнгән яңача үрнәге булдырылган

Дөньяда, демографик картаюдан алып, рухи кризиска кадәр, бик катлаулы сынаулар барлыкка килгән бер мәлдә, Россиядә тиңдәшсез проект булдырылган. «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме тарафыннан хупланган «Мәрхәмәт кулы» проекты рәхим-шәфкатьлелек, якының турында кайгырту кебек күп гасырлык ислам кыйммәтләрен заманча социаль хезмәт күрсәтү системасына әйләндерә.

Россия Ислам институты һәм Татарстанның Диния нәзарәте, «Ярдәм» фонды башлангычы нигезендә, озак вакыт дәвамында авыруны карау буенча белгечләр әзерли. Аларның миссиясе – өлкәннәрне, инвалидлар һәм барлык мохтаҗларны тирән әхлакка нигезләнгән ысуллар белән карау.

«Рухи кыйммәтләрнең бик кирәкле социаль хезмәтләр нигезенә әйләнүенең ачык мисалы бу», – ди Стратегик күзаллау төркеме рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин. – Проект илкүләм бурычларны хәл кылудагы өлешебезне гәүдәләндерә, һәм без әлеге изге эшне үстерү өчен халыкара партнёрлыкка әзербез.

Проектның аерым бер әһәмияте махсус хәрби операциядән кайтучыларга ярдәм итүдә чагыла. Биредә «Мәрхәмәт кулы» тәрбияләү-карауны гына түгел, бәлки кешенең эчке дөньясын гармонияләштерүгә юнәлдерелгән рухи-психологик ярдәмне дә күздә тота.

Проект ике ел эчендә 180нән артыграк белгечне берләштергән инде. Алар «Исламда социаль хезмәт» дигән 60 сәгатьлек курс узган. Укучылар – Казан һәм Әлмәттән Ижевск һәм Ульяновскига кадәр. Башка төбәкләрдә яшәүчеләргә әлеге тиңдәшсез тәҗрибәне тарату өчен онлайн-платформа булдырыла.

Проектның «йөрәге» – ул да булса хәйриячелек. Акча җыю аз керемле гаиләләргә ярдәм итү мөмкинлеге бирә. «Мәрхәмәт кулы» Джакартада узган халыкара тынычлык форумында танылып, глобаль дөньяда үз урынын табарга тели.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме 2006 елда Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән оештырылган иде. Төркемгә Россиянең күренекле иҗтимагый-сәяси, дәүләт эшлеклесе, элекке Премьер-министр Евгений Примаков һәм Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев нигез салган, төркемнең рәистәшләре булган. Стратегик күзаллау төркеменә, 2014 елдан башлап, Россия Президенты кушуы буенча, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелек итә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.