Башлыча Татарстан егетләреннән торган 430 нчы мотоукчылар полкы яу кырларында үзен данга күмде.
Президент Владимир Путин Указы нигезендә аңа “гвардия” исеме бирелү горурлык хисләре уята. Россия Герое, генерал-полковник Александр Лапин “Нәтиҗәсе булсын дип эшлибез!” форумында шулай дип белдергән.
“430 нчы мотоукчылар полкына “гвардия” исеме хәрби хезмәткәрләрнең махсус хәрби операция барышында Ватаныбыз мәнфәгатьләрен саклау-яклауда күрсәткән массакүләм каһарманлыгы, батырлыгы һәм ныклыгы өчен бирелгән. Бу хәрбиләр һәм командирларның һәркайсының исеме илебез тарихына уелып калачак”, – ди билгеләп үткән Россия Герое. Аның фикеренчә, Татарстан хәрбиләренең батырлыклары турында истәлек буыннан-буынга тапшырылачак. Исегезгә төшерәбез: хәрби частьне яңа статусы белән Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады.
