Tuesday 17th of February 2026 12:05:30 PM

Рөстәм Миңнеханов: «Яңа идарә моделе җитештерү процессларын автоматлаштыруны 95% кадәр җиткерә»

Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Түбән Каманефтехим»да булды.

– Бүген "Түбән Каманефтехим" да булдык, предприятие хезмәткәрләре белән аралаштык, яңа берләштерелгән оператор бүлмәләрен карадык. Барлыгы шундый 7 пространство булдырылачак, 3се эшләтеп җибәрелгән инде. Хезмәткәрләр тавыш бирү юлы белән аларга күренекле галимнәр – Менделеев, Бутлеров һәм Ломоносов исемнәре бирелде.

Оператор бүлмәләрен бердәмләштерү проекты СИБУР тарафыннан 2024 елда тормышка ашырыла башлаган иде. Бу эш барышында таркау булган инфраструктура урынына заман таләпләренә туры китереп берләштерелгән идарә үзәге барлыкка килә. Нәтиҗәдә бу яңа идарә моделе җитештерү процессларын автоматлаштыруны 95% кадәр җиткерә! – дигән Рөстәм Миңнеханов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.