2026 елның 7 февралендә Арча үзәк район хастаханәсендә медицина һөнәрләренә багышланган “Ак халатлы фәрештәләр” фестивале кысаларында Ачык ишекләр көне узачак.
Чара 11 нче сыйныф укучылары өчен оештырыла һәм киләчәк һөнәрен медицина белән бәйләргә теләүчеләргә юнәлтелгән.
Ачык ишекләр көне булачак табиблар һәм шәфкать туташлары өчен медицина дөньясы белән якыннан танышу мөмкинлеге бирә. Катнашучылар хастаханә эше белән таныша, тәҗрибәле белгечләр белән аралаша, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала һәм киләчәктә кем булырга теләүләре турында уйлана алачак.
Чара 7 февраль, шимбә көнне сәгать 10да башлана. Урыны — Арча үзәк район хастаханәсенең актлар залы (Арча шәһәре, Комсомольская урамы, 32 нче йорт).
Медицина юлын сайларга әзер, кешеләргә ярдәм итәргә теләүче яшьләрне әлеге чарада көтеп калалар.
