Tuesday 8th of September 2026 11:23:59 AM

Татарстанның 27 меңнән артык кешесе «Мобиль сайлаучы» сервисыннан файдаланган

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сүзләренчә, «Мобиль сайлаучы» сервисы ярдәмендә сайлаучылар үзләренең теркәлгән урыны буенча түгел, ә фактик булу урыны буенча тавыш бирү өчен гаризалар тапшырганнар. Әлеге вакытка мондый мөрәҗәгатьләр саны 27 меңнән артып киткән.

Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар 18, 19 һәм 20 сентябрьдә узачак.