Wednesday 4th of March 2026 10:57:49 AM

Татарстан өчен актуаль: нефть-газ тармагында иң югары хезмәт хакы алучы һөнәрләр аталды

Нефть-газ өлкәсендә хезмәт хакы тәкъдимнәре сизелерлек арткан. Иң зур үсеш бораулаучыларда күзәтелә — аларга аена 200 мең сумга кадәр тәкъдим итәләр.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы карамагындагы тикшеренүдә хәбәр ителә. Мәгълүматларны Авито Работа экспертлары әзерләгән.

Аналитиклар 2025–2026 ел кышын 2024–2025 елның шул ук чоры белән чагыштырган. Нәтиҗәдә, бораулаучылар өчен уртача хезмәт хакы тәкъдиме бер ел эчендә 60 процентка арткан һәм 200 мең сумга җиткән.

Икенче урында — эретеп ябыштыручылар. Аларга тәкъдим ителгән хезмәт хакы 57 процентка үскән һәм уртача 167 мең сум тәшкил итә. Бу белгечләр нефть чыгару һәм эшкәртү объектларында металл конструкцияләрне, торба үткәргечләрне монтажлау һәм ремонтлау белән шөгыльләнә.

Инженер-геодезистлар өчен хезмәт хакы 45 процентка арткан — уртача 105 мең сумга кадәр. Алар инфраструктура төзелешендә һәм ятмаларны эшкәртүдә үлчәү эшләрен башкара.

Иң күп үсеш күрсәткән һөнәрләр исемлегендә шулай ук:

  • котельный операторлары — +24%, уртача 53 мең сум;

  • газ җиһазларын ремонтлау осталары — +16%, уртача 101 мең сум.

Белгечләр аңлатуынча, хезмәт хакларының үсеше вакансияләр саны арту белән генә түгел, ә квалификацияле кадрлар өчен көчле конкуренция белән дә бәйле. Компанияләр тәҗрибәле белгечләрне җәлеп итү һәм саклап калу өчен хезмәт шартларын яхшырта.

Ихтыяҗ аеруча инженер-геодезистлар һәм эретеп ябыштыручылар арасында арткан: бу юнәлешләрдә вакансияләр саны тиешенчә 116 һәм 73 процентка үскән.

Экспертлар фикеренчә, нефть-газ инфраструктурасында төзелеш һәм ремонт эшләре күләме арту, шулай ук вахта ысулы белән эшләү үзенчәлекләре югары хезмәт хакларын формалаштыра. Татарстан кебек нефть төбәге өчен бу һөнәрләр аеруча актуаль булып кала.

Билгеле булганча, Татарстанда «Эффектив һәм көндәшле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.