Thursday 4th of June 2026 03:45:32 PM

Новгород өлкәсе губернаторы тәҗрибә уртаклашу өчен Татарстан Рәисенә рәхмәт белдерде

Бүген Татарстан Рәисе Санкт-Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында берьюлы берничә мөһим очрашу үткәрде.

Новгород өлкәсе губернаторы Александр Дронов белән товар әйләнешен шактый арттыруны сөйләштеләр. Аерым игътибар «Новгород» махсус икътисади зонасын үстерүгә юнәлтелде, аның барлыкка килүендә Татарстанның «Алабуга»сы зур консультатив ярдәм күрсәтте. Губернатор Дронов Татарстанга иң яхшы тәҗрибәне тапшырган өчен рәхмәт белдерде: 5 ел эчендә зонага 130 миллиард сумнан артык инвестиция җәлеп ителгән һәм 1500гә якын эш урыны булдырылган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.