Monday 15th of June 2026 06:22:53 PM

Иске Минзәләбашта Разыя Гыйльфановага 95 яшь тулды

Иске Минзәләбаш авылында гомер итүче тыл һәм хезмәт ветераны Разыя Гыйльфанова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбилярны олы бәйрәме белән котлап, район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның җылы теләкләрен җиткерде һәм истәлек бүләкләрен тапшырды. Иске Минзәләбаш авыл җирлеге башлыгы Айдар Габдрахманов та Разыя апаны тәбрикләде, истәлекләре белән уртаклашты.