Friday 15th of May 2026 12:43:44 PM

Рөстәм Миңнехановка Россия Президенты Рәхмәт хаты тапшырылды

Бүген Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә торак төзелешен үстерүгә керткән өлеше өчен Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хатын алды, дип хәбәр итте Лилия Галимова МАКСтагы каналында.

Дәүләт башлыгы республика Рәисенең Россия Дәүләт Советының «Яшәү өчен инфраструктура» юнәлеше буенча комиссиясе рәисе буларак эшен билгеләп үтте, диелә хәбәрдә.