Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Тәтеш һәм Апас районнарында булды. Бу хакта ул МАКС каналында хәбәр итә.
– Һава торышы начарлануга карамастан, кырларда эш кайный. Бүген республикада бөртекле культураларның 44% ы җыеп алынган инде. Урып-җыю кампаниясенең иң кызган чагы, шуңа күрә бөтен көчне биреп эшләргә кирәк. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән кырлардагы эш барышы турында фикер алыштык, Тәтеш районында нәселле ат заводын карадык, Апас районында сөт комплексы төзелешендә булдык, – дигән ул.
