Monday 15th of June 2026 06:14:55 PM

Сарманда үтәчәк Сабан туе программасы билгеле

Татар халкының яраткан бәйрәме – Сабан туена да санаулы көннәр калып бара.

6 июньдә ул Даулы болында үтәчәк. 9.00 сәгатьтә кунакларны каршы алу планлаштырыла. 9.30 да алар милли бизәлешле йортлар белән танышачаклар. 10.00 сәгатьтә төп мәйданда Сабантуй бәйрәменең театральләштерелгән ачылу тантанасы булачак. 10.30 да – район башлыгы Фәрит Хөснуллинның котлавы, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Сабантуй бәйрәме уңаеннан котлау мөрәҗәгатен җиткерү, ТР Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов котлавы, 10.40 та – хезмәт алдынгыларын бүләкләү.

11.00 сәгатьтә төп мәйданда – татарча көрәш, спорт ярышлары, милли уеннар һәм аларда җиңүчеләрне бүләкләү, үзәк сәхнәдә сәнгать осталарының «Эх, ямьле сон Сабантуйлары» дип исемләнгән концерт программасы оештырылачак. 13.00 сәгатьтә ипподромда ат чабышлары үтәчәк.

Бәйрәм 7 июньдә район Үзәк ял паркында дәвам итәчәк. Бу көнне Алмаз һәм Зөлфирә Мирзаяновлар концерты, спорт ярышлары, бәйрәм сәүдәсе, дискотека планлаштырыла. Бәйрәмнәргә рәхим итегез!