Thursday 5th of March 2026 12:43:35 PM

Әлмәт «фәрештәсе» СВО башланганнан бирле алгы сафта хәрбиләргә ярдәм итә

“Ангел” позывнойлы медик махсус хәрби операция башланганнан бирле – алгы сафта. Яралыларны үлем тырнагыннан йолып, хәрбиләргә ярдәм итә.

Тыныч тормышта Мәликә буларак мәгълүм ул. Әлмәт медицина көллиятендә белем алган хәрби шәфкать туташы 2023 елның июлендә Оборона министрлыгы белән контракт төзегән. “Егетләрне госпитальгә озатам, алып кайтам. Подразделениеләргә җибәрәм. Асылда урманда блиндажда яшим”, – дип сөйләп үткән Мәликә “Татар-информ” хәбәрчесенә махсус хәрби операция зонасындагы эше турында. Хәрби хезмәткәр әйтүенчә, балачактан медик булырга хыялланган.

Әмма кырыктан узгач кына хыялын тормышка ашыруга ирешкән. Хәрби хәрәкәтләр башлангач, читтән генә күзәтеп тора алмаган. “Ярдәм итү теләгем көчле иде. Әнием Бөек Ватан сугышы чорында тыл хезмәтчәне булган. Әбием, бабам Берлинга кадәр барып җиткән. Гомумән, барлык туганнарым Бөек Ватан сугышында катнашкан”, – ди Мәликә. Оборона министрлыгы белән рәсми төстә контракт төзегәнче, дус-ишләре аша ике тапкыр махсус хәрби операция зонасында булып кайткан. “Яралыларның барысы да – туганым кебек”, – ди “Ангел”. – Һәркайсына карата үземдә ана хисе тоям, түз инде улым, дим. Бик кызганам”.

Хәрбиләр медицина хезмәткәрләренә карата бик хәерхаһлы: кемдер җылы сүзе белән, кемдер шоколад белән аларның күңелен күрергә тырыша. Мәликә әйтүенчә, кыр шартларында бәйрәм башкачарак уза. “Яңа елны беркем белән дә каршыламадым. Барыбызга да үз урыннарыбызда, элемтәдә булырга кирәк иде. Тәм-том белә чәй эчтек тә, ял итәргә яттык”, – дип сөйләп үткән хәрби медик. Хәзер Мәликә – чираттагы ялда. Өендә 9 ай булмаган. Хәрби хезмәткәр көллияттә (контракт төзегәнче, шунда эшләгән), гаиләсе янында булган. Аның инануынча, Ватанны саклау – егетләрнең генә түгел, кызларның да изге бурычы.

“Ангел”, СВО зонасында хәрбиләрне үлем тырнагыннан йолып, тугрылык, профессионализм үрнәге булып торуын дәвам итә.