Бүген, 10 февральдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, төнлә урыны белән бераз кар явуы ихтимал, көндез явым-төшемнәр көтелми.
Төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә искән җилнең тизлеге урыны белән 13 метрга кадәр җитә.
Минималь температура төнлә һәм иртән -16..-21 градус, аязганда көнчыгыш районнарда -26 градус, көндез -12..-17 градус булачак.
Юлларда бозлавык булу сәбәпле, сак һәм игътибарлы булыгыз.
