Резидә Курамшина һәм Алсу Галиева Казанны «Җәмәгатьчелек тарафыннан танылу» номинациясендә тәкъдим итәләр.
Липецк шәһәрендә Россия күләмендәге V «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» һөнәри бәйгесенең финалы башланды. Әлеге чарада Татарстаннан ике мәгариф хезмәткәре катнаша. Казанның 11 нче лицеенда туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы Резидә Курамшина һәм 358 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Галиева финал этабында катнашучылар исемлегенә кертелгән.
Юбилей сезонында иң яхшылар исеме өчен Россиянең 87 төбәгеннән 131 педагог — укытучылар һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында эшләүче тәрбиячеләр көч сынаша.
Татарстан вәкилләре ике бәйге сынавын — "Остаханә"не һәм "Методик остаханә«не уңышлы гына узган. Ике катнашучы да «Җәмәгатьчелек тарафыннан танылу» номинациясендә чыгыш ясый, ди яза Казан Мэриясе сайты.
Фото Казанның Мәгариф идарәсеннән алынды
