Tuesday 4th of August 2026 10:55:22 PM

4 августка каршы төндә Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

Татарстанда һава торышы кабат бозылачак.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 4 августка каршы төндә республика территориясендә урыны белән яшенле яңгырлар явачак.

Кайбер районнарда җилнең тизлеге секундына 15–18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Шулай ук төнлә һәм иртән аерым урыннарда томан төшү ихтималы бар.

Белгечләр һава торышы начарланган вакытта сак булырга, аеруча көчле җил вакытында куркыныч урыннардан ерак торырга киңәш итә.