Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесе Роман Скляр белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итте.
Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы-2026 кырларында узды.
Рөстәм Миңнеханов Роман Склярны әлеге вазыйфага билгеләнүе белән котлады. «Бу билгеләнү – Сезнең югары профессионализмыгызны һәм бай тәҗрибәгезне тану», – дип ассызыклады Татарстан Рәисе һәм Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаевка җылы сәламләү сүзләрен һәм изге теләкләрен җиткерүен сорады.
«Татарстан илләребезнең элемтәләрен ныгытуга сизелерлек өлеш кертә, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – 2025 ел йомгаклары буенча Татарстан-Казахстан товар әйләнеше күләме чиреккә артты һәм 946 миллион доллар тәшкил итте».
Әңгәмә барышында яклар конкрет уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Татарстан Рәисе Россия-Казахстан мөнәсәбәтләре кысаларында Казахстан белән хезмәттәшлекне алга таба актив үстерергә әзер булуын раслады.
