Monday 18th of May 2026 10:44:21 AM

Төп йортны ничек сакларга? Белгеч җавабы

«Әнкәй үз йортын энемә бүләк иткән булган. Моны без белми дә калдык. Хәзер киленебез: «Өйне сатып, әнкәйгә районнан бер бүлмәле фатир алып бирәбез», – ди. Әле бит без – өч кызы да бар. Олыгая барган саен үз нигезебезгә кайтып йөрисе килә. Безгә нишләргә икән?» – дип соракган ​​​​​​​Чаллыдан укучыбыз Гөлия Исрафилова.

Сорауга юрист Булат Закиров җавап бирә:

– Әниегезнең йортны ничек бүләк итүен ачыклагыз. Мәҗбүр иткәннәрме, үз теләге белән биргәнме? Әниегез бүләк иткәненә үкенә икән, документны суд аша юкка чыгарып була. Риза булган очракта да, йортта киленегезнең бернинди хакы юк. Бары энегез генә йортны нишләтәсен хәл итә. Кирәк тапса, апаларына тигез итеп бүлеп бүләк итә ала. Моны бергә сөйләшеп хәл итәргә мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.