Friday 29th of May 2026 02:57:32 PM

Ни өчен зур суммадагы акчаларны өйдә саклау куркыныч?

Финанс белгечләре зур күләмдәге акчаларны өйдә саклауның куркынычсыз да, отышлы да булмавын искәртә.

Экспертлар фикеренчә, “мендәр астындагы” акча вакыт узу белән бәясен югалта һәм хуҗасына табыш китерми.

РИА Новости хәбәр итүенчә, “БКС Мир инвестиций” компаниясе фонд базары буенча эксперты Анна Кокорева өйдә сакланган акчаларның “эшләмәвен” һәм инфляция аркасында акрынлап кыйммәтсезләнүен әйткән.

“Әгәр сүз зур суммалар турында бара икән, акчаны өйдә тоту куркынычсыз түгел. Моннан тыш, ул табыш та китерми”, — дип ассызыклаган белгеч.

“Национальный Банк Сбережений” идарәсе рәисе киңәшчесе Анастасия Кудрявцева да шул ук фикердә. Аның сүзләренчә, өйдә сакланган акчалар урлау, янгын яки көнкүрештә югалту куркынычы астында кала.

“Кешегә акча имин урында ята кебек тоелырга мөмкин, әмма берничә елдан соң аның сатып алу мөмкинлеге сизелерлек кими”, — дигән ул.

Белгечләр әйтүенчә, бүген акчаны саклау һәм шул ук вакытта керем алу өчен төрле финанс инструментлары бар. Алар арасында — банк кертемнәре, тупланма счетлар, федераль займ облигацияләре һәм ышанычлы корпоратив облигацияләр.

Моннан тыш, финансистлар диверсификация ысулын кулланырга киңәш итә: акчаның бер өлешен — көндәлек ихтыяҗлар өчен счетта, икенче өлешен — кертемнәрдә, ә калганын алтын кебек саклагыч активларда тоту отышлырак санала.