Татарстанда урманда адашкан ике хатынны коткарганнар

10.09.2026 08:31 · Человек и Закон

Яшел Үзән районында урманда адашкан ике хатын-кызга коткаручылар ярдәм күрсәткән.

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хатын-кызлар Ивановское авылы янындагы урманлыкта адашкан. Алар ашыгыч ярдәм номеры буенча шалтыраткан, тик элемтә өзелгән. 2нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре хәбәр алуга эзләү эшләренә керешкәннәр. Нәтиҗәдә, 48 яшьлек ике хатын-кызны табып, өйләренә кайтарып куйганнар.