Thursday 11th of June 2026 10:35:44 AM

Белгеч эсседә туклануның өч кагыйдәсен атап үтте

Ашау-эчүне тәүлекнең салкынчарак вакытына калдырырга, көндез җиңелчә генә капкалап алырга, организмны «суытучы» продуктлар кулланырга. Эсседә туклануның өч кагыйдәсе әнә шул, дигән табиб-диетолог Людмила Денисенко «КP.Ru» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.

Беренче кагыйдә. Ашау-эчүне тәүлекнең салкынчарак вакытына күчерегез. Иртән ныклап ашагыз, кичке ашны – төрләндерегез, дип киңәш иткән белгеч.

Икенче кагыйдә. Көндезге эсседә җиңелчә генә капкалап алу да җитә. Мәсәлән, яшелчә, җиләк-җимеш, сыр белән. Еш капкаларга, ләкин артыгын ашамаска. Мондый режим кичен, гүя атна буе ач торган кеше кебек, ашауга ябырылмаска ярдәм итә.

Өченче кагыйдә. Организмнан артык җылылыкны чыгаруга ярдәм итәрдәй продуктларга өстенлек бирегез. Болар, әлбәттә инде, яшелчә һәм җиләк-җимеш, аеруча кыяр, ташкабак, помидор, баклажан. Алар организмга өстәмә сыеклык бирә.

Җәен майсыз ит, диңгез продуктлары (калий, йод, магний һәм фторга бай), шулай ук әче сөт ризыклары, сыр да файдалы. Җәйге салкын ашлар әзерләгез. Алар организмны “суытып” кына калмыйча, төкерекнең күбрәк бүленеп чыгуына да китерә. Нәтиҗәдә сусау кими төшә, дип басым ясап әйткән Людмила Денисенко.

Җәй – организмны авыр ризыктан ял иттерү өчен дә уңайлы вакыт та (“разгрузочные дни” турында сүз). Мондый көннәрне су эчеп, яшелчә, җиләк-җимеш, салатлар ашап уздырырга мөмкин.

Сусауны бүлмә температурасындагы газсыз чиста су эчеп басудан да яхшысы юк. Нык тирләүчеләргә су-тоз балансын саклауга шифалы су (столовая минеральная вода) ярдәм итәчәк.

Эсседә шулай ук үлән чәйләре, майсыз әче сөт эчемлекләре, гөлҗимеш яки кипкән җимеш төнәтмәсе, суыграк морс, компот, баллы булмаган куас эчәргә мөмкин, дип санап үткән белгеч. Ә менә каһвә, газлы су һәм сыраны (шулай ук хәмерле башка эчемлекләрне) чикләү хәерле, дип өстәгән ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.