Язны каршы алдылар — Нәүрүз бәйрәме уздырдылар.
Урдалы авылы Нәүрүз бәйрәмен зурлап үткәрде, авыл мәдәният йорты алды ул көнне гөрләп торды. Урдалы һәм Карагай авыллары халкы, кайткан кунаклар бәйрәмгә җыелды.
Ат чанасына утырып, Кыш бабай да килгән бәйрәмгә.
Самавырларда кайнар чәйләр кайнатканнар, коймаклар пешкән, казанда тәмле пылау да өлгерткәннәр.
Уеннар, артистлар чыгышы – барысы да искиткеч иде, күңелле булды, дип хәбәр итәләр Урдалыдан.
Нәүрүз бәйрәменә шушы авылда туып-үскән, Татарстанның атказанган артисты, җырчы Люция Мусина һәм ире — Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров Казаннан кайтканнар.
Бәйрәм барышында Урдалы һәм Карагай авылларының актив кешеләренә Урдалы авыл Советының Рәхмәт хатлары тапшырылган.
фотолар: авыл мәдәният йорты
