Tuesday 9th of June 2026 02:32:07 PM

Авылларда Сабантуйлары Кайда, кайчан, кем килә?

Район Сабантуе – 6 июнь, урыны — Каенсар урманында, башлана 11.00 сәгатьтә. Бәйрәмне автор башкаручы, алып баручы, юморист Илдар Ямалиев алып бара.

Югары Сәрдә авылы, 6 июнь көнне, башлана 16.00дә, автор башкаручылар, җырчы музыкантлар: Шәхзәт Разметов, Гөлсинә Хөснетдинова, Тәлгать Сафин, Фирдания Зарифуллина, Алмаз Гайфуллин, Таһир Әхмәдуллин.

7 июнь көнне

Күәм, башлана – 10.00дә, Алсу-Азат Фазлыевлар иҗат төркеме.

Комыргуҗа, башлана – 10.00дә. Гөлназ-Илсур Шәрипҗановлар иҗат төркеме.

Күңгәр, башлана – 10.00дә, Эльмира Гыйльфанова, Рафил Җәләлиев, Энҗе Шәймурзина, Артур Минһаҗев.

Түбән Бәрәскә, башлана – 10.30да, Зинира-Ризат Рамазановлар иҗат төркеме.

Күлле Киме, башлана – 11.00дә, Миндияр Шәймәрданов, Лиана Лутфуллина.

Түбән Көек, башлана – 11.00, автор-башкаручылар: Фирдания Зарифуллина, Гөлсинә Хөснетдинова, Алмаз Гайфуллин, Тәүзих Гайфуллин.

Олы Мәңгәр, башлана – 11.00дә, Ришат Фазлыйәхмәтов иҗат төркеме.

Күшәр авылы, башлана – 11.00дә, Илшат Яппаров, Айдар Әхмәтҗанов, Альберт Әхмәтҗанов.

“Таң” күмәк хуҗалыгы, башлана – 11.00дә, Гөлназ Асаева иҗат төркеме, алып баручы – Артур Сабиров.