Monday 11th of May 2026 05:52:17 AM

Парад бәйрәмнең иң тантаналы өлеше булды

Парад бәйрәмнең иң тантаналы өлеше булды

Бөек Җиңү көне кичәгедән шактый җиләс һәм җилле булса да, бәйрәм мәйданчыгы халык белән тулы булды.

Бу – Җиңүнең безнең өчен никадәр кадерле икәнен күрсәтүче тагын бер билге иде. Парад, гадәттә, бәйрәмнең иң дулкынландыргыч өлеше була. Моның шулай икәнлеге быелгы бәйрәмдә дә ачык күренде. Тантаналы музыка астында тигез сафлар белән ветераннар, төрле елларда төрле гаскәрләрдә, Әфганстан, Чечня кебек «кайнар нокталар»да армия хезмәте үтүчеләр, махсус хәрби операциядә илебез азатлыгын яклаучылар, яшьармиячеләр, «Алдынгылар Хәрәкәте»нең район бүлекчәсе әгъзалары һәм башкалар үттеләр. Анда бакча балаларының да катнашуы бәйрәмгә зур ямь өстәде.