Thursday 19th of February 2026 09:30:42 AM

Сәрия Сабурская: “Гражданнарның безгә ышаныч дәрәҗәсе арта бара”

Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унсигезенче утырышында Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белдергәнчә, хисап елында алар 8 401 мөрәҗәгать кабул иткән.

“Гражданнарның безгә ышаныч дәрәҗәсе арта баруын билгеләп үтәм: кешеләр шикаятьләр белән генә түгел, катлаулы тормыш мәсьәләләрен хәл итүдә дә ярдәм сорап ешрак мөрәҗәгать итә башладылар. Безнең эшнең нәтиҗәлелеге саннар белән раслана: барлык мөрәҗәгатьләрнең 70 проценттан артыгы уңай хәл ителгән, — диде ул. — Әлбәттә, мондый нәтиҗәләр профильле министрлыклар, ведомстволар һәм депутатлар корпусының актив ярдәменнән башка мөмкин булмас иде”.