Sunday 13th of September 2026 04:23:41 AM

«Язучы портфеле» күргәзмәсе: «Әйтерсең лә, язучы монда эшләп утырган да, чыгып киткән»

«Язучы портфеле» күргәзмәсе: «Әйтерсең лә, язучы монда эшләп утырган да, чыгып киткән»

Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатиры «Язучы портфеле» дип аталган яңа камералы күргәзмә тәкъдим итте. Экспозициядә кайчандыр язучыларның көндәлек хезмәтенең бер өлеше булган шәхси әйберләрен күрергә, ә кайберләрен кулга тотып, кулланып карарга да мөмкин.

Әлеге экспозиция музейның икенче катындагы кечкенә генә бүлмәдә урнашкан. Бүлмә кемнеңдер эш кабинетын хәтерләтә. Бик тонык кына ут яна. Түрдә – эш өстәле, өстәл өстендә төрле предметлар: рамкада портрет, сәгать, язучының эш коралы – каләм, берничә газета, күзлек... Идәндә язучының портфеле тора. Өстәлнең сул ягында китап киштәләре урнашкан.

Монда киңлек шактый кечкенә. Әйтерсең лә, язучы күптән түгел генә монда эшләп утырган да, үз эшләре буенча чыгып киткән. Без бу киңлеккә килеп керәбез дә, язучының бүлмәсен күз алдына китерәбез. Без моны аерым бер вакытка, аерым чорга яисә язучыга багышламадык. Игътибар итсәгез, монда бик күп төрле язучылар бар. Алар төрле вакытка карыйлар, – дип сөйләде музейның фәнни хезмәткәре Зөләйха Камалова.

Күргәзмәдә музей фондларыннан алынган экспонатлар тәкъдим ителгән. Болар – Гаяз Исхакыйның Төркиядән кайтартылган эш өстәле, Мөхәммәт Мәһдиевнең өстәл сәгате, Габдрахман Әпсәләмовның күзлеге, Нурихан Фәттахның язу машинасы, Вакыйф Нуруллинның китапханә мөһере һәм башкалар. Кайбер экспонатларга кагылырга һәм аларны кулланып карарга да мөмкин.

Бу – Нурихан Фәттахка бүләк ителгән язу машинасы. Ул аның белән күп эшләмгән, чөнки машинада татар хәрефләре юк. Ләкин аны кулланырга, анда язып карарга һәм үз фикереңне калдырырга була. Бүгенге көн кешеләренә кызык булыр дип уйлыйм, – диде Зөләйха Камалова.

Өстәл өстендә «СҮЗ» дип аталган яктылык композициясе тора. Аның да үз символик мәгънәсе бар. Фәнни хезмәткәр сүзләренчә, бу композиция язучының һавадан, өстән сүз эзләве турында. Язылмаган сүзләр, әйтелмәгән сүзләр яисә ниндидер сәбәпләр аркасында әйтелергә ярамаган сүзләр булырга мөмкин.

Бүлмәдә шулай ук төрле язучыларның портретларын һәм фотосурәтләрен күрергә мөмкин. Анда төрле чор язучылары тәкъдим ителгән. Алар арасында Йолдыз Миңнуллинаның портреты да бар. Шулай ук тарихи фотоларны да күрергә була.

Бүлмәнең бер як диварына төрле чорларда ясалган афишалар эленеп тора.

Без бу киңлекне башлангычсыз һәм азаксыз дип күз алдына китердек. Монда үткән дә бар, киләчәк тә бар. Мондагы иң иске афиша – 1931 елгы. Ә иң яңасы – әле булмаган, 2126 елның 30 августында узачак татар әдәбияты фестивале. Бу уйдырма фестиваль. Бәлки, ул булыр, бәлки, булмас. 100 елдан нинди чаралар булырга мөмкин, шул турыда фикер алышу, – дип сөйләде Зөләйха Камалова.

«Язучы портфеле» күргәзмәсе татар әдәбиятын сөючеләр өчен бик кызыклы булыр дип уйлыйм. Күргәзмә әле озак вакыт эшләячәк, дип белдерделәр музей хезмәткәрләре.