Казанда быел Бердәм дәүләт имтиханында (БДИ) йөз балл җыючылар саны буенча рекордлы нәтиҗә күрсәтелгән.
Шәһәрнең 182 чыгарылыш сыйныф укучысы имтиханнарда максималь — 100 балл җыйган. Аларның 26сы ике фәннән, ә икесе берьюлы өч фәннән йөз балл алган.
Шулай итеп, төрле фәннәр буенча Казан укучылары барлыгы 240 максималь нәтиҗә күрсәткән.
Бу — БДИ уздырыла башлаганнан бирле Казан өчен иң югары күрсәткеч.
