Monday 27th of July 2026 03:46:22 PM

Чаллы – Сарман юлы участогын реконструкцияләүгә 275 миллион сум биреләчәк

Татарстанның Тукай районында Яр Чаллы – Сарман автомобиль юлының 1,2 км озынлыктагы участогын реконструкцияләүгә 275 миллион сум бүлеп бирергә планлаштыралар. Тиешле тендер дәүләт сатып алулары порталында бастырылган, дип яза «Татар-информ».

Контракт проекты нигезендә, подрядчы эшләрне 2027 елның 9 ноябренә кадәр тәмамларга тиеш. Заказ бирүче булып «Главтатдортранс» ДКУ тора. Финанслау Татарстан бюджетыннан каралган.

Проект тышкы электр челтәрләрен, газ белән тәэмин итү объектларын һәм элемтә линияләрен урнаштыруны, җир эшләрен башкаруны, юл өслеген ремонтлауны күздә тота.