Wednesday 10th of June 2026 08:46:40 PM

Сергей Лавров: «Казан Россиянең төп символларының берсенә әйләнде»

Казан – динамик рәвештә үсә торган шәһәр. Анда килү һәрвакыт рәхәт. Шәһәр һәм гомумән республика бүгенге Россиянең төп символларының берсенә әйләнде.

Бу хакта бүген Казанда узган Коллектив иминлек килешүе оешмасы әгъза-илләренең тышкы эшләр министрлары советы утырышыннан соң узган матбугат конференциясендә «Татар-информ» соравына җавап биреп, РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров белдерде.

«Казан чыннан да җәлеп итү үзәгенә әйләнде. Татарстан – илебезнең бер символы. Коллектив иминлек килешүе оешмасы чараларыннан тыш, биредә бик күп халыкара форумнар уза. 2024 елда БРИКС саммиты узды, ул оешманы киңәйтү өчен юл күрсәтте. Татарстан башкаласында бик күп мөһим чаралар уза. Биредә дистәләгән төрле халык үзенең мәдәни мирасын саклап яши. Дөньяда төрле диннәр, цивилизацияләр бергә яши ала торган урыннар аз», — дип билгеләде дипломат.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.