Танылган композитор, җырчы, педагог Мәсгут Имашев вафат. Аңа 95 яшь иде.
Бу хакта «Ватаным Татарстан»га үз чыганагы хәбәр итте.
Мәсгут Гыйльми улы Имашев — күренекле татар композиторы, җырчы (тенор), актёр, педагог һәм мәдәният эшлеклесе. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1984), Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре.
Ул 1930 елның 20 августында Пермь өлкәсенең Барда районы Сараш авылында туган. Казан музыка училищесын һәм Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. 1959-1964 елларда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актёр булып эшли. Легендар «Зәңгәр шәл» спектаклендә Булат ролен башкара. Татарстанның җыр-бию ансамбле, төрле музыкаль коллективларда җырлый, җырлар иҗат итә. Казан театр училищесында, музыка көллиятләрендә укыта. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры булып эшли.
