Мошенниклар яңа уку елы башланыр алдыннан «иң яхшы сыйныф», «иң яхшы мәктәп» яки «иң яхшы укытучы» өчен тавыш бирергә чакырган СМС-хәбәрләр тарата.
Сылтама буенча кергән кешеләрдән шәхси мәгълүматларын кертеп авторизация узуны сорыйлар.
Мондый фишинг-сайтлар аша мошенниклар шәхси мәгълүматларга һәм аккаунтларга керү мөмкинлеге алырга, аларны алга таба үз мәнфәгатьләрендә кулланырга мөмкин. Кайбер очракларда зарарлы программа урнаштыру куркынычы да бар.
Сак булыгыз: шикле сылтамаларга күчмәгез, шәхси мәгълүматларыгызны кертмәгез һәм таныш булмаган сайтларда авторизация узмагыз.
