Saturday 4th of July 2026 06:32:35 PM

Зәрканчы һәм алтын җепләр белән чигүче: Әлмәт осталары белән танышу

Зәрканчы һәм алтын җепләр белән чигүче: Әлмәт осталары белән танышу

Кул эшләренең үзенә генә хас җылысы була. Фабрикада күпләп җитештерелгән киемдә дә, бизәнү әйберендә дә андый җылылык юктыр кебек. Чөнки һәр эшкә останың кул җылысы да, күңел җылысы да, һөнәренә булган мәхәббәте дә сеңә.

Шундый осталар белән мин Әлмәттә республикакүләм «Татар кызы – 2026» бәйгесенең финалы узган көнне таныштым. «Нефтьче» мәдәният сараенда гала-концерт алдыннан Әлмәт осталарының кечкенә генә ярминкәсе оештырылган иде.

Экспозициядә иң элек күзне Мария Шафикованың эшләре җәлеп итте. Алтын җепләр белән чигелгән бизәкләргә карагач, «матурлыктан күзләр камаша» дигән сүзләр искә төште.

Мин – укалап чигүче, ягъни алтын җепләр белән чигүче, – дип таныштырды ул үзе белән.

Укалап чигү – иң борынгы чигү алымнарының берсе. Татарларда XVIII гасырның икенче яртысыннан аеруча киң таралыш алган. Һөнәрчеләр алтын җепләр белән сөлгеләрне, кулъяулыкларны, калфакларны, кәләпүшләрне, хәтта аяк киемнәрен дә бизәгән.

Мария Шафикова бәрхеткә дә, күнгә дә укалап чигә. Ярминкәдә тәкъдим ителгән эшләре арасында төрле материалларда башкарылган нәфис үрнәкләр бар иде.

Татарлар күпчелек революциягә кадәр укалап чиккән. Мин бер музейда укалап чигелгән ир-ат читеген күрдем. Ул рус патшасына бүләк ителгән булган. Анда казан җөе белән эшләнгән күн мозаикасы да, укалап чигү дә бар иде. Шуннан илһамланып, хатын-кыз бизәнү әйберен – изү ясадым. Формасын да, орнаментын да үзем уйлап таптым, – дип сөйләде оста.

Мария милли чигү алымнары белән генә чикләнми.

Татар чигүе белән дә, рус чигү алымнары белән дә эшлим. Мәсәлән, «сажение по бели» дип аталган борынгы рус техникасын кулланам. Башта мамык җептән нигез салына, аннары аңа энҗе, перламутр, аметист кебек ташлар беркетелә, – диде ул.

Оста музей экспонатлары нигезендә тарихи бизәнү әйберләренең күчермәләрен дә ясый.

Бу чәч каптырмаларын музейдагы үрнәкләргә карап эшләдем. Аларны кызлар толымнарына беркеткән. Чәчкә тага торган бизәнү әйберләре татарларда да булган, башка халыкларда да очрый, – дип аңлатты Мария Шафикова.

Аның эшләре арасында төрле формадагы калфаклар да күп иде.

Элек татар хатын-кызлары зур калфаклар кигән. Соңрак мода үзгәргән саен алар кечерәя барган. Менә монысы – ХХ гасыр башына хас бияләй калфак, ә бусы – такта калфак, – дип күрсәтте ул.

«Көмеш – хатын-кыз металлы»

Зәркәнче Алена Фазуллина төрле материаллардан бизәнү әйберләре ясый. Ярминкәгә ул чулпылар, татар орнаментлары белән бизәлгән алкалар, чәч каптырмалары, беләзекләр һәм балдаклар алып килгән иде.

Бу һөнәрдә җиденче елым. Соңгы биш елда көмеш һәм башка металллар белән эшлим. Көмешне аеруча якын итәм. Көмеш – ул хатын-кыз металлы, – диде оста.

Алена Фазуллина да үз бизәнү әйберләре ясаганда төрле зәрканчылык алымнарын куллана.

— «Тиффани» витраж техникасы белән дә эшлим. Бу алымда витраж пыяласы, көзге һәм антиквар фарфор кулланыла, — дип сөйләде ул.

***

Алёна Фазуллина һәм Мария Шафикованы Татарстан Республикасы халык сәнгать һөнәрләре осталары реестрына керергә җыеналар. Бу турыда Алена Фазуллина сөйләде:

Без Әлмәттән 6 һөнәрче Казанда уза торган сәнгать-эксперт советына барып, анда үзебезнең эшләнмәләрне тәкъдим иттек. Бу эшләнмәләр әлеге совет тарафыннан Татарстан Республикасының халык сәнгать кәсебе эшләнмәләре дип танылды. Шушы көннәрдә безне Татарстан Республикасы халык сәнгать һөнәрләре осталары реестрына кертергә тиешләр, – дип бүлеште ул.

Бу кичтә осталарның эшләнмәләре күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Алар арасында сатып алучысы да, кызыксынып кына, бәя сорашучылары да булгандыр. Әмма шунысы күренә – кул эшләнмәләренең кадерен белүчеләр бар әле. Алар булганда осталар да булыр, борынгы һөнәрләр дә, алымнар да сакланыр, дип ышанасы килә.