Көчле кар яуган көннәрдә «Игелекле Казан» оешмасы ялгыз пенсия яшендәгеләр, инвалидлар, шулай ук махсус хәрби операциясендә катнашучыларның гаиләләренә йорт яны территорияләрен кардан чистарту эшендә ярдәм күрсәтә. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.
Өч көн эчендә карны чистарту мөрәҗәгате белән барлыгы 26 гариза кабул ителгән, шуларның 20 се инде үтәлгән. Тагын 6 гариза карала.
Кар чистарту буенча ярдәм кирәк булганда яки волонтёр булу өчен гаризалар +7(843) 558-74-18 телефон номеры аша кабул ителә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
