Татарстанда 30 июльдән 12 августка кадәр «Аек йөртүче» профилактик чарасы уза. Аның төп максаты — юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм транспорт чарасын исерек килеш идарә итү очракларына юл куймау.
Актаныш районында да «Аек йөртүче» профилактик чарасы кысаларында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән рейдлар үткәрелә. Чара барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре транспорт чараларын йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәвен контрольдә тота, аеруча исерек килеш руль артына утыручыларны ачыклауга игътибар бирә.
Актаныш районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең ЮХИДИ бүлеге хәбәр иткәнчә, профилактик чара башланганнан бирле транспорт чарасын исерек килеш идарә иткән 4 йөртүче тоткарланган. ЮХИДИ хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, исерек килеш автомобиль йөртү юл хәрәкәтендә катнашучыларның гомеренә һәм сәламәтлегенә җитди куркыныч тудыра.
ЮХИДИ хезмәткәрләре йөртүчеләрне руль артына исерек килеш утырмаска чакыра. Әгәр дә сез исерек кешенең руль артына утырырга җыенуын яки инде транспорт чарасы белән идарә итүен күрсәгез, битараф калмагыз — бу хакта кичекмәстән полициягә 112 яки 02 номерлары аша хәбәр итегез. Руль артына исерек килеш утырмагыз — үзегезнең һәм башкаларның иминлеген саклагыз!
