Tuesday 14th of July 2026 03:37:01 PM

Онытылган композитор Солтан Габәши турында: Әтисе репрессияләнә, үзен сөргенгә җибәрәләр

Онытылган композитор Солтан Габәши турында: Әтисе репрессияләнә, үзен сөргенгә җибәрәләр

Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музеенда композитор Солтан Габәшигә багышланган «Габәши. Музыкага юл» дип исемләнгән күргәзмә ачылу тантанасы булды. Күргәзмәне милли мәдәният белән кызыксынган һәр кешегә карарга киңәш итәм.

Татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе, тарихта беренче татар опералары һәм романслары авторы булып танылган бөек композитор Солтан Габәшинең исеме озак еллар дәвамында гаделсез рәвештә онытылып килде. Репрессия җилләре композиторның үзен дә, аның мәгърифәтче әтисен да аямый – берсен сөргенгә озаталар, икенчесен кулак дип талап, мунчада яшәргә мәҗбүр итәләр. Ниһаять, бу тарихи хаталарны төзәтү һәм бөек исемне җимерекләр арасыннан күтәрү вакыты җитте.

Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее фәнни хезмәткәре Айдар Ниязов беренче татар композиторы Солтан Габәшигә багышланган зур булмаган күргәзмәне ачып җибәрде, кунакларга композиторның 135 еллыгы турында искәртте. «Шуңа күрә без бу күргәзмәне зур ярату һәм дулкынлану белән әзерләдек», — дип башлады ул ачылыш тантанасын.

«Ул заманда да курыкмаганнар, без дә хәзер сөйләргә һәм иҗат итүдән курыкмыйбыз»

Сүз Татарстан Милли музее генераль директоры урынбасары Динә Гатина-Шафиковага бирелде:

«Яшьләр яңа сынаулардан курыкмавына, безне яңа исемнәр белән таныштырып калмыйча, аларны һәрберебезнең күңеленә җиткерә белә. Бу исемнәр, бәлки, бераз онытылгандыр да, әмма алар тарихыбыз һәм алга таба үсешебез өчен бик мөһим.

Әле менә узган атнада гына Айдар безгә килгән иде... Солтан Габәшинең сүзләре кебек үк, бу күргәзмәнең дә төп фикере шунда – ул заманда да курыкмаганнар, без дә хәзер сөйләргә һәм иҗат итүдән курыкмыйбыз.

Шушындый берничә генә витринадан торган проектлар безнең мирасыбыз, үткәнебез турында сөйләп, шул ук вакытта киләчәктә дә иҗат итәргә мөмкинлек бирүче зур проектларга әверелсен иде» — диде ул.

«Бүген Габәшинең үз Айдар Ниязовы бар»

Алга таба сүз Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее мөдире вазифаларын башкаручы Айдар Шәйхинга бирелде:

«Күргәзмә зур дулкынлану белән ачыла, чөнки аның идеясе барлыкка килгәннән бирле бик күп эшләр башкарылды, бәхәсләр, уйланулар булды. Зур хезмәт куелды.

Чынлыкта, музейда ачыла торган һәр күргәзмә – аның кечкенә, тар мохитле булуына яки гаять зур, күчеп йөрүче булуына карамастан – бертөрле юл уза. Бу – фикер алышулар, бәхәсләр һәм уйланулар юлы. Биредә дә билгеле бер шикләнүләр булды. Бу халәт Габәши өчен бик табигый дип уйлыйм. Аның тирәсендә һәрвакыт ниндидер бәхәсләр туып торган, ул бүген дә бар һәм киләчәктә дә булачак.

Солтан Габәши вафатыннан соң да бәхетле булган кешеләрнең берсе, чөнки аның өчен үз вакытын жәлләмичә, түләүсез хезмәт куярга әзер торган, бик күп көч һәм ресурсларын бирүче кешеләр бар. Шунысы сөенечле: бүген Габәшинең үз Айдар Ниязовы бар. Ул аның амбассадоры.

Шулай ук, Салих Сәйдәшев музее да бар, ул бүген татар музыкасы тарихындагы төрле музыкантларны берләштерә. Биредә татар музыкасының тарихы гына түгел, ә аның киләчәге дә билгеле бер дәрәҗәдә шушында ярала, туа, яши һәм үз гомерен кичерә.

Бу уңайдан монда нәрсәләр булганына тукталсак... Биредә берничә фонд чыганагы бергә кушылды. Бу – Татарстан Милли музее һәм безнең фондлар. Бу да бик мөһим, чөнки өлкән буын яшьләрнең мондый башлангычларына бераз шикләнеп карарга тиеш, бу – нормаль күренеш. Шул ук вакытта, алар идарәгә ышанып, күргәзмә дәвамында тору өчен мөһим экспонатларны бирергә дә ачык булырга тиеш.

Болардан тыш, экспонатларның шактый зур өлешен безгә Язма һәм музыкаль мирас үзәге – «Мирасханә» хезмәткәрләре аша бирделәр. Бу экспонатлар булмаса, күргәзмә тулы булмас иде. Аллаһка шөкер, бүгенге көнгә кадәр сакланып калган әйберләр бар. Аларның күбесе өйрәнелә һәм өйрәнеләчәк тә – Айдар Ниязовның Габәшигә бәйле гомерлек проекты бар бит!

Күргәзмәбезнең Исхаковлар гаиләсе архивы белән бәйле бик дулкынландыргыч өлеше дә бар. Шуңа күрә Рәшит әфәндегә зур рәхмәт.

Биредә 1920-1930 нчы еллардагы татар музыкасы тарихы белән бәйле күп кенә сюжетлар урын алган. Бу диварларда татар профессиональ музыкасының яралуы һәм үсешенең гади булмаган, катлаулы тарихын ачучы яңа күргәзмәләр әле алга таба да булыр дип уйлыйм.

Бу күргәзмәне эшләгән барлык командага зур рәхмәт: Айдарга, Алсуга... Бу командага булышкан волонтёрлар бар.

Әдәбиятны, модернизмны, профессиональ музыканы, татар театрын яшь кешеләр төзегән, шуңа күрә хәзерге вакытта да нәкъ менә яшьләргә таяну, алар турында сөйләү дөрестер. Шулай килеп чыкты да, Айдар Ниязов соңгы айда барыбызны да Габәши тирәсендә «әйләнергә» мәҗбүр итте. Бу музейның, Милли музейның да хезмәткәрләрен җәлеп итте. Бу бик әйбәт күренеш дип уйлыйм. Аллаһ бирсә, алга таба да башкаларны Габәши хакына эшләргә насыйп итсен, яңа ачышлар ясарга насыйп булсын!» — диде Айдар Шәйхин.

«76 яшьлек бабам 24 яшьлек кызны икенче хатын итеп ала»

Музейда әле күргәзмә тантанасы ачыла башлаганчыга кадәр бер абый кулына китабын тотып, тирә-ягындагы кешеләргә гел бертуктаусыз нәрсәдер сөйләп, вакыты-вакыты белән фотолар күрсәтеп торды. Барлык сөйләгәннәре миңа ачык кына ишетелмәсә дә, аны Солтан Габәши белән нәрсәдер бәйләп тора икәнлеген чамаладым: димәк, юкка гына килмәгән, халыкка җиткерәсе фикере, сүзе күп җыелган. Рәшит абый Исхаков булып чыкты ул. Безне, ниһаять, үзе белән таныштырды:

«Мин музыкадан ерак кеше. Һөнәрем буенча – төзүче. Әмма безнең гаилә тарихы композитор Солтан Габәшинең әтисе — Хәсәнгата Габәши гаиләсе белән тыгыз үрелеп барган. Хәзерге вакытта нәселебезнең шәҗәрәсен өйрәнәм. Бу эштә миңа ТР Фәннәр академияенең Тарих институтындагы егетләр бик зур ярдәм күрсәтте.

Карт бабам – Ибраһим Ислам улы. Хәзерге вакытта Арча районына кергән Иске Йорт авылында яшәгән. Ул Арчадан якынча 25 чакрым ераклыкта. Бабам шунда мулла булып торган. Ул вакытта авыл шактый зур булган. Бу якынча XIX гасыр урталары. Ибраһим бабамның 56 яшендә хатыны Таһирә вафат була. Биш баласы кала, әмма алары инде аякка баскан, барысы да буй җиткәннәр була. Үзенә 58–59 яшьләр тирәсе була, муллалык хезмәтен дәвам итә.

Мөселман гаиләләрендә, дини мохиттә шәҗәрәне сакларга тырышканнар бит: бабам 76 яшендә икенче тапкыр өйләнә һәм хатынлыкка 24 яшьлек кызны ала. Нәкъ менә шушы төбәктән, исеме Бибисәидә була. Бергә яши башлыйлар. Бибисәидә Иске Йорт авылына күчеп килә һәм алар шунда гомер итә. 1877 елда аларның беренче кызлары туа. 1879 елда – Лотфулла исемле малай, ә 1881 елда Габдулла туа. Габдулла – минем бабам.

1883 елда бабам 84 яшендә вафат була. Шуннан соң бер ел үткәч, хатыны да дөнья куя. Гаиләдәге истәлекләр, сүзләр буенча, аның үпкә туберкулёзы авыруы булган. Ул елларда туберкулёзны дәвалый алмаганнар. Шулай итеп, өч бала ятим кала.

Ул заманнарда тормышның ничек корылганын үзегез дә аңлыйсыздыр: балалар йортлары булмаган, ятимнәрне төрле гаиләләр тәрбиягә алган. Беренче ике өлкән баланы – кая алганнарына тукталмыйм, бабам Габдуллага кагылышлы өлешен сөйлим.

Бу авылга Ибраһим урынына мулла булып Габделфәрид Габделнасыйров килә. Иске Йорт авылындагы бер кеше миңа зиратта шушы мулланың каберен күрсәтте. Мин аңа: «Нинди бәхетле кеше! 1916 елда, революциягә кадәр үк вафат булган», — дидем».

«Сулабаш университетлары»: Солтан Габәшинең әтисе алдынгы мәктәп оештырган

«Фәрид хәзрәт Насыйров ике яшь ярымлык Габдулланы үзләренә тәрбиягә ала. Хәзрәтнең хатыны Хәсәнгата Габәшинең өлкән апасы була. Ягъни алар бер-берсен бик яхшы белгәннәр. Хәсәнгата Габәши үзе Кече Сулабаш авылында яшәгән. Мин ул урыннарның барысын да йөреп чыктым. Авылларның арасы 10–12 чакрым тирәсе генә.

Габдулланың мәктәпкә керер вакыты җиткәч, аны Хәсәнгата Габәши үзе оештырган һәм җитәкләгән мәктәпкә бирәләр. Мин Габдулла бабама уңыш елмайган дип саныйм, чөнки Хәсәнгата Габәши бөек мәгърифәтче, галим, остаз һәм укытучы булган. Менә шул рәвешле ул баланы үз канат астына ала һәм Габдулла бабам аның күзәтүе астында үсә.

Хәсәнгата Габәши хәзерге Биектау районына керүче Кече Сулабаш авылында мәктәп оештыра, аны хәтта «Сулабаш университетлары» дип тә йөртәләр. Габәши анда укытуның бөтенләй яңа методикаларын кертә. Тарих институты тәкъдим иткән тагын бер документ бар, анда язуларынча, бала бераз үсә төшкәч, аны «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә җибәрәләр. Габдулла бабам «Мөхәммәдия»не тәмамлый.

Хәсәнгата Габәши Кече Сулабаш авылында мулла да, укытучы да булу өстенә, Уфада (бөтен Оренбург Диния Нәзарәтендә) мөселман казые да булып тора. Ул елларда ислам үзәге Уфада була. Габәши шунда киткән вакытларда (ә ул анда еш барып йөргән), Габдулла бабам үсә төшкәч, аны Сулабаш авылында үз урынына мулла итеп калдыра.

Уфаның бер сәүдәгәре акчасына (исемен белмим) Кече Сулабаш авылында бина салына. Минемчә, бу бина мәктәп — уку сыйныфлары өчен төзелгәндер.

1924 елда төшерелгән фотога игътибар итсәгез, монда минем бабам һәм Хәсәнгата Габәши сурәтләнгән. Аны миңа Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында табып бирделәр. Фотода барлык туганнар да бар. Шулай итеп безнең гаилә белән Хәсәнгата Габәши гаиләсе арасында бәйләнеш туа.

Төркия солтаны Хәсәнгата Габәшинең «Төркиләр тарихы» китабын укыгач, аңа кыйммәтле бүләк җибәргән

«Ә монысы – Солтан Габәши. 1920 еллар. Күренеп тора: зәвыклы, зыялы кыяфәттәге яшь кеше, — дип дәвам итте Рәшит абый Исхаков. – Фотоны нәрсәгә төшергәнен беләсезме? Пыялага төшерә торган камера бу. Ул вакытта тасмалар (пленкалар) әле булмый.

Солтан Габәши (иң өстә) һәм Хәсәнгата Габәши авылдашлар белән. Кече Сулабаш авылы. Авылдашлар арасында Габдулла Ибраһим улы Исхаков. 1924 ел.

Минемчә, Солтан Габәши исеме гаделсез рәвештә онытылган. Бөтенләй нигезсез онытылган. Моның тагын бер сәбәбен беләсезме? Хәсәнгата Габәши – гаять зур таланты булган кеше. Татарстан Фәннәр академиясе Хәсәнгата Габәшинең 1909 елда язылган «Төркиләр тарихы» китабын яңадан бастырып чыгарды. Бу китапта гомумән цивилизация үсеше тарихы шик астына куела. Без мәктәптә укыганда Борынгы Греция, Италия, Борынгы Рим — цивилизация нәкъ менә шуннан башланып киткән дип укыттылар. Ә ул исә цивилизациянең күчмә халыклардан башлануын бик ышанычлы итеп тасвирлый. Монголиядән һәм башка җирләрдән килүен исбатлый.

Күргәзмәдә бу китапның төп нөсхәсе – кулъязмасы урнаштырылган. Китап гарәп графикасы белән иске татар телендә язылган. Бу китап Төркия солтаны Габделхәмит II нең кулына ничек барып эләккәнен белмим. Әмма солтан моның өчен Хәсәнгата Габәшигә бүләк ясый: ул аңа намазлык, Коръән һәм тагын ниндидер алтын әйбер бүләк итә», — диде Рәшит абый.

Репрессия вакытында Габәшинең әтисе диңгез яры буенда сасыган балык ашап исән калган

«Мин үз бабаларымның берсен дә күрмәдем – әни ягыннан да, әти ягыннан да. Репрессиягә эләккәннәр, — ди Рәшит ага. — Шушы Габдулла бабам кайдадыр Севлагта (Төньяк лагерьда) 1942–1943 елларда һәлак булган. Әни ягыннан бабам исә биредә, Казанда 1937 елда атып үтерелгән. Архангельск зиратында стела бар, анда аның фамилиясе җиденче юлда язылган.

Хәсәнгата Габәшине дә кулга алалар. Кулак дип сөрәләр. Нигә, ни өчен шулай эшләгәннәр? Ул бит мәктәп тоткан, аның ялланган эшчеләре булган. Шуннан аны Ак диңгезгә озаталар. Бер нәрсә генә билгеле: алар анда ачлыктан яр буеннан сасыган балыклар җыеп, калай консерв савытларында кайнатып, шуны ашап исән калганнар. 1934-1935 елда аны азат итәләр. Зирәк, зыялы, белемле кеше булган бит ул. Кайтып төшә – йорты инде булмый, талап алынган, мунчага урнаша һәм шунда яши. 1936 елда вафат була.

Кече Сулабаш авылында булдым. Хәсәнгата Габәшинең кабере зиратта сакланган, кабер ташлары гына бераз буталган. Бу исемне җимерекләр арасыннан күтәрергә кирәк. Күрәсез бит, ул никадәр эш башкарган! Бөек мәгърифәтче! Бөек кешеләрнең балалары да талантлы булып туа. Әтисе шундый бөек булмаса, Солтан Габәши дә, мөгаен, композитор була алмас иде. Бөтенесе дә геннар аша тапшырыла бит.

Солтан Габәшинең музыкасын яңадан торгызырга кирәк. Ул бик кызыклы, моңлы. Аңа исә юл бирмәгәннәр, чөнки репрессияләнгән мулланың улы... — дип тәмамлады сүзен Рәшит Исхаков. Менә шундый аянычлы язмыш.

Әтисе улының музыка белән шөгыльләнүен кеше алдында хупламаган

Алга таба кунакларны күргәзмә белән якыннанрак Айдар Ниязов таныштырды. Ул һәр экспонат турында кызыклы итеп сөйләде, бер дә ишетмәгән-күрмәгән мәгълүмат белән тулыландырды.

— Экспонатлар бүгеннән башлап июль ахырына кадәр диярлек безнең музейда сакланачак. Күргәзмәләр өчен гел борчыла идём, чөнки аларда ноталар саклана, ә ул көйләрне беркемнең дә тыңлый алганы, битләрен ачып карый алганы юк. Ник дигәндә, фәнни мәдәниятне бәяләүчеләр арасында, гомумән алганда, музыкантлар һәрвакыт аз.... Ә бу күргәзмәдә исә барлык ноталар янына тыңлау өчен язмалар тупланган QR-кодлар урнаштырылган. Ниндидер язмалар минем оркестр башкаруында, кайберләрен электрон фортепиано уйный, ә кайбер язмалар – ясалма фәһем ясаган яңа оркестровка. Без музыканы компьютерга йөкләдек, ә ясалма фәһем аның үзенчәлекле материалын сакларга тырышып, оркестр өчен яңадан эшкәртте.

Безнең музей өчен генә түгел, ә мәдәният өчен дә гаять зур бәясе булган бер кыйммәтле әйбер турында сөйлисем килә. Рәшит абый әйтеп үткәнчә, бу – Солтан Габәшинең әтисе – Хәсәнгата Габәши язган, 1907 елда дөнья күргән «Төркиләр тарихы» китабы.

Солтан Габәшинең биографиясенә күз салсак, балачактан ук аның музыка белән мөнәсәбәтләре бик начар булган, чөнки ул вакытта – дини җәмгыять, ә музыка харам булып саналган. Әтисе дә улының музыка белән шөгыльләнүен кеше алдында хупламаган. Солтан Габәши исә качып-посып кубызда уйнаган, шуңа күрә биредә кубыз да урнаштырылган. Кем белә бит, язмыш шаяруыдыр инде, соңрак табиблар Хәсәнгата Габәшигә сәламәтлеген яхшырту өчен нәкъ менә музыка белән шөгыльләнергә киңәш иткәннәр.

Күргәзмәдә беренче татар романсы булган «Кәккүк» җырының ноталары да бар. Бу җырның текстын укырга тырышучылар аның гарәп графикасында язылганын күрер. Анда беренче сүзләр «Кәккүк кычкыра урманда яз килгәч» дип башланмый, ягъни Әхмәт Ерикәй тексты түгел. Биредә җыр «Карлар китте, су килде, яз җитте» дигән сүзләр белән башланып китә. Бу – шушы шигырьнең беренче авторы булган Гали Рәхим тексты. Нәкъ менә шушы шигырь әлеге романсның беренче нигезе булып тора да инде. Нигездә, бу фортепиано өчен язылган әсәр булган. Габәши Казанга кайткач, аны Казанның шәрык кичәләрендә башкарган, – ди Айдар Ниязов.

Габәшинең үзенчәлекле иҗат җимешләре: Азан кергән беренче татар хор әсәре һәм милли этюд

Шулай ук күргәзмәдә фольклор җыю буенча смета кәгазе дә урнаштырылган, – дип дәвам итте ул экскурсияне. – Аларның беренче операларны ничек язулары турында кызыклы тарих бар. Алар хөкүмәттән акча сораганнар, филармониядә булып, кымыз белән дәвалый торган шифаханәгә киткәннәр, анда бераз иҗат итеп, кире кайтканнар, аннары тагын акча сораганнар. Биредә шактый зур суммалар язылган. Күренеп тора, бу, әлбәттә, бик кыйммәткә төшкән, чөнки моның өчен гел йөрергә, барысын да язып алырга һәм тупларга кирәк булган.

«Кичке азан» – беренче хор әсәре, ул да гарәп графикасында язылган. Аны Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Дәүләт хоры башкаруында тыңларга мөмкин. Бу әсәр татар музыкасы тарихында хор музыкасының беренче үрнәге булу өстенә, биредә беренче тапкыр музыкага азан синтезланган. Ике сызыктан соң беренче юлга игътибар итсәгез, анда шундый формаль ноталар белән азан тексты язылган. Ягъни хор азан белән бергә яңгыраган. Бу исә татар җәмгыяте өчен дә, соңрак формалашкан Советлар Союзы өчен дә каршылыклы күренеш булган.

Алга таба яшь Солтан Габәшинең фотосурәтен күрәбез. Ә астарак – «Зөләйха» спектакленнән фотолар урнаштырылган. Бу спектакльне Гаяз Исхакый 1917 елда язган, һәм шушы спектакльгә татар музыкасы тарихында беренче тапкыр махсус музыкаль бизәлеш иҗат ителгән. Ноталары да бар. Институт тапшырган архивларны актарып утырганда, бу этюд минем өчен зур ачыш булды, чөнки мин Солтан Габәшинең романслар язуына күнеккән идём, ә монда көтмәгәндә этюд килеп чыкты! Бу инде педагогик эшчәнлек булып тора, чөнки этюдларны бармакларны языр өчен, гаммаларны өйрәнер өчен язганнар. Бу этюд пентатоникага нигезләнгән. Ягъни бу – милли педагогик музыкантлыкның беренче үрнәге.

Солтан Габәши 1нче рәттә, уң якта. «Сания» операсы авторлары

Солтан Габәши чит ил, рус операларын татарчага тәрҗемә иткән

Минем өчен тагын бер ачыш — «Сыңрау торна» балетына ясалган эскизлар. Бу – Заһир Исмәгыйлев белән Лев Степанов язган беренче башкорт балеты. Тарихы болай: башта әлеге балетны язуны Солтан Габәшигә йөкләгәннәр, чөнки ул 1931 елда Уфага күченеп китә. Аны шунда сөрәләр. Ул анда инде башкорт музыкасы, башкорт театры белән эшли башлый. Балет язарга керешә, эскизлар әзерли. Лаеклы дәрәҗәдә бөтен балет өчен дә диярлек анда тематик көйләр язып чыгылган була. Әмма бу омтылыш, шаяру гына булып, барып чыкмый, диик. Бу идеяне калдыралар, һәм аннан соң бу фикергә башка композиторлар белән бергә кире әйләнеп кайталар.

«Башкортстан маршы» – бу аларның Газиз Әлмөхәммәтов һәм Василий Виноградов белән берлектә язган маршларының берсе. Аалар бергә тулаем ике опера язганнар. Опералардан тыш, шундый маршлар да иҗат иткәннәр.

Алга таба «Эшче» операсының клавирлары урнашкан. Сез аннан Нигъмәтнең танылган ариясен беләсездер. Кызык, мин бу арияне биредә тапкач, аның дуэт булуы ачыкланды. Ул төп героиня Камилә белән бергә башкарыла.

Уртада Солтан Габәшинең тәрҗемәче буларак башкарган хезмәтләре урнаштырылган. Ул чит ил, рус операларын татарчага тәрҗемә иткән – сезнең алда ул татар теленә тәрҗемә иткән «Князь Игорь» операсы тора. Ә монысы – «Князь Игорь» операсыннан «Хор половецких девушек» әсәренең татар теленә тәрҗемәсе. Алга таба – татар җырлары әсәрләре җыентыгы. Биредә оригиналь әсәрләр дә, эшкәртмәләр дә бар. Аның битләрен ачып карасаң, анда кара һәм карандаш белән язылган. Кыскасы, бу шундый эш дәфтәре булган.

Шулай ук биредә күргәзмәгә әзерләнгәндә генә тапкан фотосурәтләр эленеп тора. Мин бу фотоны дәүләт каталогында күрдем. Анда бары тик: «Артист Әлмөхәммәтов «Эшче» операсыннан Нигъмәт ролендә» дип кенә язылган иде. Фотода шулай ук Солтан Габәшине дә күрәбез. Ул Уфада яшәгәндә бик күп эшләгән, бик күп язган һәм Антон Эйхенвальд белән бергә беренче башкорт операсын иҗат иткәннәр.

Сталин катнашындагы «Эшче» операсының авторлык фаҗигасе

Бу – «Мәргән» операсы, – дип дәвам итте Айдар Ниязов. – Солтан Габәши биредә музыкаль-әдәби редактор булып торган. Аның инде тәҗрибәсе булган, милли музыканы, көйләрне яхшы белгән. Алга таба хезмәттәшләре – операларда катнашкан артистларның фотолары урнашкан. Бөтен коллекциядән Кызыл мәйдан урамындагы Дәүләт тарих музее фондларыннан алынган барысыннан да аерылып торган фотосурәт бар. Бу – Сталин, Молотов һәм Артур Микоянның «Эшче» операсы премьерасында төшкән фотосы. Бу операны Мәскәүгә, Зур театрга берничә тапкыр алып барганнар. Алар премьерада булганнар.

Ноталарга игътибар итегез. Музыкасын Василий Виноградов язган дип күрсәтелгән. Ник дигәндә, репрессияләр чоры. Солтан Габәшине башта Уфага сөргәннәр, аннары Башкортстанның Чалкак дигән ерак авылга озатканнар. Солтан Габәши дә, Газиз Әлмөхәммәтов та вафат булгач, күрәсең, бу опералар Василий Виноградовныкы дип исәпләү кабул ителгәндер.

Ире вафат булганнан соң Солтан Габәшинең хатыны беренче татар композиторының намуслы исемен торгызуны сорап хатлар язган, чөнки Василий Виноградовны җирләгәндә, шушы әсәрнең авторы дип аны гына игълан иткән булганнар, — дип сөйләде Айдар Ниязов.

«Бу мирас яңадан торгызылыр һәм хәтта яңа көч алыр»

Рәссам, сценограф, костюмнар буенча рәссам Алия Гайнуллина:

Күргәзмә «Музыкага юл» дип атала. Минемчә, биредә әлеге мәгънәнең – барыннан да элек, мулла гаиләсендә үскән, дин музыканы тыйган һәм чикләүләр булган мохиттә генә яшәгән музыкантның, композиторның тормыш юлы чагыла. Габәшинең автобиографиясен укыдым һәм аннан бик зур илһам алдым. Ул китабында үзенең үткән юлын тасвирлый. Мулла булып хезмәт иткән әтисе ишетмәсен дип, кечкенә чагында мунчаларда, бүлмәләрдә качып йөргәнен яза, чөнки ул әтисенең ачуланыр дип курыккан. Шулай да, Габәши музыкага омтылган, ягъни эчендәге хис барыбер тышка ургылып чыккан, чөнки биредә музыка яңгырарга тиеш булган. Аның күңеле үз юлын тапкан. Бу аның үзе өчен дә, шушы мираска ия булган безнең өчен дә зур бәхет дип саныйм. Бу мирас яңадан торгызылыр һәм хәтта яңа көч алыр дип өметләнәм. Үткәндә булган әйберләр хәзерге вакытта яңа куәт алачак, — дип фикерен белдерде ул.

  • Солтан Хәсәнгата улы Габәши — композитор, музыка белгече, педагог, музыка-җәмәгать эшлеклесе. 1891 елның 1 маенда Казан өязе Кече Солабаш авылында туа. Кече Солабаш мәдрәсәсендә, Уфада «Госмания» һәм «Галия», Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәләрендә укый (1899–1911).
  • 1912–1915 елларда Уфа реаль училищесенда, 1915–1917 елларда Казан университетының юридик факультетында укый. 1918–1922 елларда Казан уку йортларында, шул исәптән Шәрык консерваториясендә (1920–1922) эшли.
  • 1922–1932 елларда Шәрык музыка техникумында музыка теориясе һәм хор фәннәрен укыта, мөдир урынбасары. Бер үк вакытта Казан уку йортлары һәм мәдәни-агарту оешмалары каршында хорлар оештыра. 1930 еллар башында аның иҗаты һәм җәмәгать эшчәнлеге вульгар социологизм карашларыннан чыгып кискен тәнкыйтьләнә. Шул сәбәпле 1932 елда Казаннан Уфага күченеп китәргә мәҗбүр була.
  • 1932–1936 елларда Башкорт Милли мәдәният фәнни-тикшеренү институтында сәнгать белеме бүлеге фәнни хезмәткәре, бер үк вакытта Башкорт сәнгать техникумында музыка теориясен укыта һәм хор җитәкчесе булып эшли. 1936–1941 елларда БАССР Халык Комиссариаты Советының Сәнгать эшләре идарәсе каршындагы музыка фольклор кабинеты фәнни хезмәткәре һәм мөдире.
  • 1941–1942 елларда Чалкак урта мәктәбендә музыка укытучысы. 1942 елның 8 гыйнварында Башкортстанның Борай районы Чалкак авылында вафат була.
  • Төп әсәрләре: «Сания» (1925), «Эшче» (1930) опералары (Г.Әлмөхәммәтов һәм В.Виноградов белән берлектә); «Зөләйха» (Г.Исхакый), «Таһир-Зөһрә» (Ф.Бурнаш), «Бүз егет» (К.Рәхим), «Фәтхулла хәзрәт» (Ф.Әмирхан), «Йосыф белән Зөләйха» (К.Әмири), «Җир уллары» (Һ.Такташ) һәм башка спектакльләргә музыка;
  • «Кәккүк», «Оркыя», «Эшче кыз», «Ике заман», «Курай» җырлары; хор өчен татар һәм башкорт җырлары эшкәртмәләре; вокаль һәм камераинструменталь әсәрләр, шул исәптән фортепиано өчен «Пикник», «Кайгы», «Кайгыдан соң шатлык», «Яшьлек» исемле пьесалар; симфоник оркестр өчен «Яңалиф маршы» (Г.Әлмөхәммәтов һәм В.Виноградов белән берлектә) һәм башкалар.