Wednesday 8th of July 2026 07:45:28 PM

Рөстәм Миңнеханов һәм Антон Котяков «Мәктәп 21»дә укучылар белән очрашу уздырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков «Киләчәк икътисады өчен кадрлар» белем бирү программасында катнашучылар белән очрашты. Программаның икенче модуле «Мәктәп 21» Казан кампусында уза.

Интенсив бөтен илдән төбәкләрнең икътисад һәм социаль өлкәләрен кадрлар белән тәэмин итү, кеше капиталын үстерү һәм хезмәт базарын технологик үзгәрешләргә яраклаштыру өчен җаваплы 110 профильле җитәкчене җыйды.

«Киләчәкне үз кулларың белән булдыру» практик модуле тулысынча мультиагентлы ЯА-системаларынүзләштерүгә багышлана. Өч көн дәвамында катнашучылар дәүләт секторы өчен ЯА-хәл ителешләр эшли. Төп максат — төбәкләрдә реаль сынауга һәм гамәлгә кертүгә әзер цифрлы продукт булдыру. Очрашу барышында программада катнашучылар укудан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар, шулай ук үзләренең йомгаклау проектларын тәкъдир иттеләр.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген кадрлар мәсьәләсе аеруча кискен тора һәм идарәнең барлык дәрәҗәләре өчен дә сынау булып тора. Шул ук вакытта икътисадта алга таба үсеш яңа технологик һәм цифрлы карарлардан башка мөмкин түгел.

Ул ассызыклаганча, Татарстан ясалма акыл технологияләренә зур игътибар бирә. «Безнең максат — ясалма акыл нокталап кулланылмый торган, ә хакимият органнары, бизнес һәм икътисадның төп тармаклары өчен эш коралына әверелә торган шартлар тудыру», — диде республика Рәисе. Россия Хезмәт министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, Дәүләт Башлыгы кушуы буенча илдә вәкаләтле вәкилләрнең аерым институты формалаштырылган. Алар кадрлар сәясәте һәм укыту системасы реаль таләпләргә җавап бирсен өчен җирле хакимият органнары эшен координацияләячәк. Мондый вәкаләтле вәкилләр роленә билгеләнгән кандидатлар нәкъ менә шушы көннәрдә «Мәктәп 21»дә белем ала.

"Программаның теория белән генә чикләнмәве мөһим — тыңлаучылар шундук практик бурычларны хәл итә. Бу аларга киләчәктә үз төбәгенең хезмәт базарындагы реаль күренешне яхшырак аңларга ярдәм итәчәк", — дип өстәде министр.

Аннары Татарстан, РФ Хезмәт министрлыгы һәм Сбер катнашында дәүләт идарәсенең һәм ил икътисадының төрле тармаклары өчен квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләләренә багышланган өчьяклы киңәшмә узды.

Белешмә өчен:

«Киләчәк икътисады өчен кадрлар» программасы Сбер тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәте, РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, «Россия — мөмкинлекләр иле» КАБО һәм РАНХиГС белән берлектә 2025 елның декабрендә Дәүләт Советы утырышы йомгаклары буенча бирелгән Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча эшләнгән. Программаның чираттагы модуле 2026 елның 10 августыннан 12 августка кадәр «Сенеж» идарәсе остаханәсендә узачак.