Tuesday 19th of May 2026 11:03:41 AM

Байкал күлендә аэрокөймә капланып 5 кеше үлгән

Фаҗига Турка авылы (Бурятия Республикасы) янында Байкал күлендә була: бортында 18 кеше утырган аэрокөймә әйләнеп каплана.

Нәтиҗәдә биш кеше һәлак булган, дип хәбәр итә РИА Новости Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән.

13 кешене коткарып кала алганнар, алар арасында бала да бар. Бер хатын-кызның аягы ачык җәрәхәт алган һәм медицина учреждениесенә озатылган.

Көнчыгыш-Себер транспорт прокуратурасында ачыклык кертүләренчә, аэрокөймә "Кристальный Байкал" туроператорыныкы булган. Бортта Мәскәү өлкәсеннән туристлар булуы мәгълүм.