Россия сәламәтлек саклау өлкәсендә 1 сентябрьдән яңа вазыйфа – сәламәт озын гомер медицинасы табибы пәйда булачак.
Сеченов университеты ректоры Пётр Глыбочко “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
Ул шулай ук Сеченов университетының профилактика һәм озын гомергә бәйле программалар кысасында инде хәзер үк мондый профильдәге белгечләрне әзерләү белән шөгыльләнүе турында сөйләгән. Сәламәтлек саклау министрлыгы раслаган яңа исемлектә медицина өлкәсендә 10нан артыграк яңа белгечлек барлыкка киләчәк.
Болар, аерым алганда, нутрициолог, нейропсихолог эргореабилитация буенча белгеч. Белгеч әйтүенчә, сәламәт озын гомер медицинасы буенча табиб вазыйфасын кертү – бик кирәкле гамәл. Чир куркынычын кисәтү мондый белгечләрнең төп бурычына әйләнәчәк. Әлеге табиблар кешедә чир куркынычын бәяләп, аңа юл куймау чараларын күрәчәк һәм кирәк булганда авыруны дәвалаячак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
