Saturday 28th of March 2026 07:42:02 PM

Татарстанда 13 градуска кадәр җылыта

Шимбә көнне, 28 мартта, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Җитди явым-төшем фаразланмый. Төнлә һәм иртән томан булуы ихтимал. Бу хакта республиканың Гидрометүзәктә хәбәр иттеләр.

Төнлә республика буенча 2 градус җылыдан 2 градуска кадәр салкын булачак. Урыны белән термометр баганалары минус 5кә кадәр төшәчәк. Көндез һава нульдән 8-13 градуска кадәр җылыначак.

Казанда төнлә 0-2 градус җылылык көтелә, түбәнлекләрдә температура минус 2 гә кадәр төшәргә мөмкин. Көндез республика башкаласында 10-12 градуска кадәр җылы булачак.