Monday 25th of May 2026 05:58:06 PM

Иң яхшы янгын сүндерү бүлекчәсе ачыкланды

Балтачта ТР ирекле янгын сүндерү бүлекчәләре һөнәри осталыкта көч сынашты.

Уналтынчы тапкыр үтүче әлеге бәйгедә 45 команда катнашты. Балтач данын Фәнил Хафизов һәм Михаил Камаевлар яклады. Аларга көч биреп торырга гаиләләре, хезмәттәшләре дә килгән иде. Егетләр сынатмады: барлык төр ярышларда да уңышлы чыгыш ясады.

Әле аларга башкалардан үзгә сынау үтәргә — ярышлардан бүленеп, бер хуҗалык гаражында чыккан янгынны сүндерүдә дә катнашырга туры килә. Конкурсның җиңүчеләре булып, шушы районның Бөрбаш бүлекчәсе табыла. Алар өр- яңа янгын сүндерү машинасы белән бүләкләнә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.